«Өмет чаткысы» үзәге белгечләре дистанцион ата-аналар җыелышы үткәрделәр

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

23 октябрьдә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы дистанцион ата-аналар җыелышы булып узды.

Җыелышта үзәк директоры Гөлсинә Шәйхелисламова тәрбияләнүчеләрне уңышлы тернәкләндерү белән бәйле гомуми мәсьәләләр белән чыгыш ясады. Тәрбияче Инна Нурмиева балаларның гаджетларга бәйлелегенең актуаль мәсьәләләренә тукталды. Тәрбияче Алия Мәгъсүмова монтессори-терапия методикасы алымнары турында сөйләде. Шәфкать туташы Гөлчәчәк Сафиуллинаның чыгышы балаларда стоматитларны профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Белгечләр әти-әниләренең барлык сорауларына да җавап бирделәр.

Материаллар ата-аналарны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә актив катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Видеоэлемтә һәм белгечләр һәм ата-аналар аралашуы җыелышны динамик һәм мәгълүмати рәвештә үткәрергә ярдәм итә. Хәзерге ата-аналарның мәшгульлеге аркасында әлеге формат бүгенге көндә актуаль булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International