2023 елның октябреннән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Балта эше остаханәсе» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эшли. Ул «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен ачылган.
Социаль хезмәт алучылар дәресләргә бик теләп йөриләр, чөнки биредә уку һәм үсеш өчен уңайлы мохит булдырылган. Тәҗрибәле педагог җитәкчелегендә алар балта эшендә үз мөмкинлекләрен һәм потенциалын тормышка ашыралар, эш кораллары белән эшләү күнекмәләрен үзләштерәләр.
Чираттагы дәрестә социаль хезмәтләр алучылар балта эшендә кирәкле гади кораллар белән таныштылар, агачның үзлекләрен һәм төзелешен, агач эшкәртүнең төп алымнарын өйрәнделәр. Укытучы ниятләнгәнне ясау һәм тормышка ашыру өчен кирәкле кораллар белән эшләүнең барлык кагыйдәләрен һәм нечкәлекләрен аңлатты.