Төбәкләр көннәрендә Россия Федерациясенең барлык 89 субъекты «Россия» күргәзмә‑форумына килүчеләргә үзләренең казанышларын күрсәтәчәк

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

2023 елның 9 ноябреннән 2024 елның 14 гыйнварына кадәр «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында төбәкләр көннәре узачак. Чаралар кысаларында үз төбәгенең казанышларын тәкъдир итү белән РФ субъектлары җитәкчеләре чыгыш ясаячак, шулай ук киң эшлекле һәм белем бирү программалары, коллективлар һәм артистлар катнашында мәдәни вакыйгалар планлаштырыла.

«Безнең күргәзмә беренче чиратта кешеләр турында, шуңа күрә аның төп бурычы – кунакларга илебез, аның күпкырлылыгы һәм үзенчәлекләре турында сөйләү, һәр субъектның атмосферасына чуму мөмкинлеге бирү. Кунаклар төбәкләрнең иң якты казанышлары, мәдәни үзенчәлекләре, милли аш-су һәм гореф-гадәтләр белән таныша алачак», – дип сөйләде «Россия» Казанышлар күргәзмәсе дирекциясе» коммерциячел булмаган автоном оешмасы генераль директоры Наталья Виртуозова.

Күргәзмәнең бөтен чорында милли ризыкларны ВДНХның гамәлдәге рестораннары менюсына интеграцияләү планлаштырыла, ә төбәкләр көннәрендә һәр субъект үзенең кулинар традицияләренә хас булган төп ризыкларны тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, төбәкләр көннәрендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы никахлашу тантаналарын үткәрү урыны булачак. 30дан артык төбәк парлары ВДНХда туйлар уйнаячак, аларны үткәрү өчен төп мәйданчык 75 нче павильондагы мәдәни проектлар зонасы булачак. Яңа өйләнешкәннәрне Россия Федерациясе субъектларының беренче затлары котлар дип көтелә.

«Россия» Халыкара күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХда ачыла. Анда барлык төбәкләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнашачак. Күргәзмәне үткәрү вакытында кунакларны мәдәни-күңел ачу чаралары, бай эшлекле һәм белем бирү программасы көтә.

russia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International