21 октябрьдә XI «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау зона этабы тәмамланды. Чарада Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Алар «Хореография» номинациясендә чыгыш ясады.
Фестивальнең миссиясе кадрларның яңа буынын формалаштыруда, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруда, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуда. Болар барысы да яшь эшчеләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруга, уңышларга ирешүгә омтылышында берләшүгә, республиканың кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм итә.