«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән физкультура-сәламәтләндерү дәресләре комплексы үткәрде. Гади һәм уңайлы күнегүләр ярдәмендә сәламәт яшәү рәвеше активистлары мускулларның төп төркемнәрен, терәк-хәрәкәт аппаратын ныгыттылар, велотренажерда кан әйләнешен яхшырттылар. Ял вакытында нейробика белән шөгыльләнделәр. Организмны гадәти йөкләнешләргә яраклаштыруга юнәлдерелгән барлык күнегүләрне музыка астында һәм елмаеп башкардылар.
Искәртеп узабыз, «Актив озын гомерлелек» программасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.