«Гнездышко» приютындагы балалар белән һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрделәр

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр приютында социаль тернәкләнү узучы балалар өчен Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече дәрес үткәрде. Чара барышында хезмәт базарында эшче һөнәрләрнең актуальлеге турында сөйләделәр, балалар эретеп ябыштыручы һөнәренең үзенчәлекләре, хезмәт шартлары, хезмәт хакы белән таныштылар. Шулай ук балаларга бу һөнәр буенча кайсы уку йортларында белем алырга мөмкин икәнлеге турында да сөйләделәр.

Ахырда приютта тәрбияләнүчеләр белән ассоциацияләр буенча төрле һөнәрләрне фаразлау уеннары уйнадылар.

Чарада җиде кеше катнашты. Ике өлкән яшьтәге катнашучы һөнәри юнәлеш бирү тестларын узды, шәхси консультацияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International