Минзәләнең ХСХКҮ тармак конкурсы лауреаты булды

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Тотрыклы инновацион үсеш учреждениесе» икенче бөтенроссия тармак конкурсында җиңү яулады. Ул Федерация Советы каршындагы Россия Федерациясе субъектларының социаль инновацияләрне үстерү буенча советы ярдәме белән үткәрелә.

«Җитәкче Ләйсән Хөсәенованы һәм үзәк коллективын конкурс лауреаты мактаулы исеме белән котлыйбыз. Сез югары профессиональлек, иҗади һәм инновацион эшчәнлегегезне расладыгыз. Сәламәтлек, иминлек, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ барлык гражданнар файдасына яңа һөнәри казанышлар телибез», – диелә конкурс жюри рәисе, Социаль хезмәтләр хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Андрей Пановның котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International