ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән тернәкләндерү эшендә Монтессори методикасы уңышлы кулланыла. Практика хәтерне саклауга, үз-үзеңне бәяләүне һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең психоэмоциональ халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән.

25 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр өчен методик совет утырышында «Ишарәләр теленең барлыкка килү һәм үсеш тарихы» дигән чара уздырылды. Дәрес Сурдотәрҗемәче көненә багышланган иде. Чараның максаты – ишетү сәләте бозылган кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итү.

Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «ВКонтакте» кушымтасы белән танышабыз» дигән мастер-класс узды. Чара тернәкләнүчеләрне социаль челтәрнең төп функцияләре һәм мөмкинлекләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан социаль участокта Е. А. Климовның «Дифференциаль-диагностик сораштыру» методикасы буенча һөнәри юнәлеш тесты үткәрде.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән психокоррекция эшендә иң популяр һәм нәтиҗәле методикаларның берсе – изотерапия. Дәресләрнең максаты – иҗади процесс аша шәхеснең эмоциональ ресурсларын активлаштыру һәм үз-үзеңне бәяләүне арттыру.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты финалы узды.

2023 елның октябреннән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Балта эше остаханәсе» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эшли. Ул «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен ачылган.

23 октябрьдә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы дистанцион ата-аналар җыелышы булып узды.

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән физкультура-сәламәтләндерү дәресләре комплексы үткәрде.


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова Өфе шәһәрендә узган «Ломая барьеры» II Бөтенроссия форум-күргәзмәсендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International