25 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр өчен методик совет утырышында «Ишарәләр теленең барлыкка килү һәм үсеш тарихы» дигән чара уздырылды. Дәрес Сурдотәрҗемәче көненә багышланган иде. Чараның максаты – ишетү сәләте бозылган кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итү.
Чара башында белгеч ишарәләр сурдопедагогикасының барлыкка килү тарихы, сурдотәрҗемәче һөнәренең барлыкка килүе, рус ишарәләр телен өйрәнү һәм тикшерү буенча беренче белгечләр турында сөйләде.
Чара ахырында ишарәләр теле мисаллары турында видеоматериаллар карадылар.
Чарада 10 кеше катнашты.