«Восхождение» тернәкләндерү үзәге үз карамагындагыларның «Абилимпикс»тагы нәтиҗәләре белән горурлана

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты финалы узды. Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагы Сергей Крайнов «белгеч» категориясендә «Башкару осталыгы (вокал)» компетенциясендә мактаулы 2 урынны алды. Бу җиңү –актив тормыш позициясе һәм хезмәт сөючәнлекнең ачык дәлиле.

«Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар беренче ел гына «Абилимпикс» чемпионатының милли һәм бөтенроссия этапларында җиңүче һәм призер булмыйлар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International