Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр изотерапия белән шөгыльләнәләр

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән психокоррекция эшендә иң популяр һәм нәтиҗәле методикаларның берсе – изотерапия. Дәресләрнең максаты – иҗади процесс аша шәхеснең эмоциональ ресурсларын активлаштыру һәм үз-үзеңне бәяләүне арттыру.

Чираттагы төркемле дәресне психолог Наталья Самаркина Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрде. Дәрестә Россиянең милли символы – матрешка рәсеме ясадылар. Бу биремнең катлаулылыгы төрле дәрәҗәдә иде: башта табышмак чиштеләр, аннары кайберләре шаблон буенча рәсем буяды, ә башкалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, үзләре рәсем ясады. Һәркемнең эшләре матур килеп чыкты һәм «Иҗат шатлыгы» стендының бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International