Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан социаль участокта Е. А. Климовның «Дифференциаль-диагностик сораштыру» методикасы буенча һөнәри юнәлеш тесты үткәрде.
Дәрес һөнәри һәм социаль юнәлешне билгеләүгә юнәлдерелгән. Балалар һөнәри уку йортларын сайлау буенча киңәшләр белән таныштылар.
Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.