«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләрен «ВКонтакте» социаль челтәре белән таныштырдылар

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «ВКонтакте» кушымтасы белән танышабыз» дигән мастер-класс узды. Чара тернәкләнүчеләрне социаль челтәрнең төп функцияләре һәм мөмкинлекләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Чарада социаль хезмәт алучыларга фотоларны саклау ысуллары, дуслар белән аралашу һәм кызыксыну буенча төркемнәр эзләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Тыңлаучылар кирәкле мәгълүмат алу өчен яңалыклар тасмасын көйләргә өйрәнделәр.

Ахырда тернәкләндерү үзәге белгече мошенниклардан ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләде.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International