«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча төркемле дәрес үткәрде.
30 ноябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә Санкт-Петербургтан бер төркем өлкән сыйныф укучылары булды. Грот исемендәге 1 нче мәктәп-интернат укучылары Казанга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172 нче махсус мәктәп белән танышырга килделәр.
Халыкара инвалидлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә матбугат туры оештырды. Министр Эльмира Зарипова бүлекчә эшчәнлеге белән танышты, социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, журналистларга республикада озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Инвалидлар декадасының беренче көнендә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә район җитәкчелеге вәкилләре килде.
Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юлларда сак бул» дигән буклетлар әзерләү һәм тарату буенча дәрес үткәрде. Чара юлларда имгәнүләрне профилактикалау кысаларында һәм балаларның юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүен ныгыту һәм балаларны профилактик эшкә җәлеп итү максатында оештырылды.
Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнарның шәхси ихтыяҗларын билгеләү буенча кайгыртуга мохтаҗлыкны бәяләү буенча экспертның планлы эшләре дәвам итә.
2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә законнарны үтәү буенча планлы күчмә тикшерү узды.
Лениногорск районында ведомствоара түгәрәк өстәл узды
Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова «Балачак унъеллыгы. Бәхетле гаилә – бәхетле балалар» төбәкара форумында катнашты.