Казан белгечләре «Таяныч ноктасы» төбәкара конференциясендә катнаштылар
Казанда «Игелек сәнгате» социомәдәни инклюзив чарасы узачак
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Аутизм спектры тайпылышлары булган балалар белән эшләү алымнары» темасына мастер-класслар үткәрделәр.
2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
24 ноябрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының зур залында «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасының уңайлы мохит буенча проектында катнашкан активистларны бүләкләү булды.
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Автозавод районы администрациясе чакыруы буенча «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары «КАМАЗ» Мәдәният сараенда күңелгә үтеп керерлек концерт программасында булдылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Чарада күңелгә ятышлы һәм һәркемгә таныш җырлар башкардылар, әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар, конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.
Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Илсөяр Нәҗмиева балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән Гюнтер Хорнның «Эрида замогы» дигән стратегик психологик уенын үткәрде. Чара Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында оештырылды.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре булачак әниләр өчен котлаулар белән район үзәк хастаханәсенә чыктылар. Чараның максатлары йөкле хатыннарга карата сакчыл мөнәсәбәт культурасын булдыру һәм популярлаштыру, шулай ук йөкле хатыннарның гомуми эмоциональ халәтен яхшырту иде.