2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Тестлар традицион рәвештә онлайн форматта үткәрелә. Ул берничә тематик блок буенча сорауларны үз эченә ала: уңайлы мохит булдыру, инвалидлар белән аралашу этикасы, ситуацияле ярдәм күрсәтү кагыйдәләре.
Теркәлүне сылтама буенча үтәргә мөмкин: https://total-test.ru/.