«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләре буенча буклетлар ясадылар

2023 елның 1 декабре, җомга

Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юлларда сак бул» дигән буклетлар әзерләү һәм тарату буенча дәрес үткәрде. Чара юлларда имгәнүләрне профилактикалау кысаларында һәм балаларның юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүен ныгыту һәм балаларны профилактик эшкә җәлеп итү максатында оештырылды.

Буклетлар ясау эшенә керешкәнче, буклетның нәрсә икәнен искә төшерделәр, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Аннары балалар барлык мөһим мәгълүматны светофор сигналлары, җәяүлеләр үтүе турында буклетларына урнаштырдылар. Кемдер машина йөртүчеләр өчен белешмәләр ясады.

Аннары балалар урамга чыктылар һәм полиция лейтенанты Татьяна Плотникова белән бергә үтеп баручыларга һәм шоферларга буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International