Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова «Балачак унъеллыгы. Бәхетле гаилә – бәхетле балалар» төбәкара форумында катнашты.
Форум гаилә һәм балаларның актуаль мәсьәләләрен заманча чакыруларны исәпкә алып тикшерүгә, гаилә институтын ныгытуга һәм үстерүгә, җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Галина Калашникова доклад белән чыгыш ясады һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге шартларында һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру тәҗрибәсен тәкъдим итте, «Астра» белгечләре гамәлгә ашыра торган проектлар һәм комплекслы программалар турында сөйләде.