Казанда II Республика инклюзив балы узды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

5 декабрьдә Казан Ратушасының колонналар залында II Республика инклюзив балы узды. Бу 14 яшьтән өлкәнрәк инвалидларны берләштергән социомәдәни вакыйга. Быел балда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Камадан 90 кеше катнашты.

Форматы буенча уникаль социаль-мәдәни инклюзив бал күп яктан инициативалы иҗади кешеләр, шулай ук төрле оешмалар ярдәме белән тормышка ашырыла.

Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә ул дәүләт сәясәтенең иң мөһим бурычларының берсе – җәмгыятьнең барлык әгъзалары өчен тигез хокуклар тәэмин итү, дип билгеләп үтте. Дарулар, техник тернәкләндерү чаралары, шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар, инвалидларны укыту, һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыру белән беррәттән, социомәдәни тернәкләндерүгә дә зур әһәмият бирелә.

Фото авторы: «ТИСБИ» Идарә университеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International