Инвалидлар декадасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россия» партиясенең Спас җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Надежда Храменкова булып китте.
Кунак өлкән яшьтәге кешеләргә өч комплект өстәл уеннары бүләк итте. Интернат-йортта яшәүчеләр мондый игътибар билгесенә шатландылар һәм Надежда Петровнага рәхмәт белдерделәр.
«Социаль хезмәтләр алучыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү өчен, учреждениедә «Теләкләр дивары» ясалган. Бүген теләкләрнең берсе тормышка ашты, моңа барысы да бик шат», – дип билгеләп үтте тәрбияче Ирина Телицына.