Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Яңа ел белән котлау открыткалары ала башлады. «Старость в радость» хәйрия фондының «Хат алышу буенча оныклар» акциясе кысаларында волонтерлар әби-бабайларга сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре белән хатлар юлладылар.
19 декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорчылыкка каршы һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы буенча практик дәрес һәм объект күнегүләре үткәрелде.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2024 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
«Балачак иминлеге» акциясенең кышкы этабы кысаларында шушы көннәрдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән профилактик дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Чистайдагы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Эш визиты барышында аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова һәм интернат-йорт директоры Елена Четырчинская озатып йөрделәр.
Декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Шәхси сакчы» программасы буенча җиде эшсезне укытуны оештырды. Укыту чаралары «Үзәк» спорт-техник клубы» һөнәри белем бирү учреждениесенең уку сыйныфы базасында узды.
Яр Чаллыдан волонтер Марат Фәрүкшин Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучының, инвалид Наилә Гарипованың Яңа ел хыялын тормышка ашырды.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Теләче үзәк район хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә китерү буенча билгеләнгән планны уңышлы үтәделәр.
Яр Чаллы шәһәренең 15 нче санлы балалар иҗаты йортында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларны Яңа ел тамашасы белән каршы алдылар. Кунаклар өчен бию биремнәре һәм башка күп нәрсәләр оештырылды.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2024 елның гыйнварында ял көннәре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.