Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Чистайдагы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Эш визиты барышында аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова һәм интернат-йорт директоры Елена Четырчинская озатып йөрделәр.
Кунаклар кышкы бакчада, ашханәдә, кер юу бүлмәсендә булдылар, коридорлар буйлап йөрделәр, монда яшәүчеләр белән аралаштылар. Министр социаль хезмәтләр алучыларның көнкүреше белән кызыксынды, өлкән яшьтәге кешеләрнең нәрсә белән кызыксынуын һәм нәрсә белән яшәвен белде.
Учреждение хезмәткәрләре дә игътибарсыз калмады. Эльмира Зарипова учреждение коллективын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барлык идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр, шулай ук иҗади уңышлар теләде.