Яр Чаллы шәһәренең 15 нче санлы балалар иҗаты йортында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларны Яңа ел тамашасы белән каршы алдылар. Кунаклар өчен бию биремнәре һәм башка күп нәрсәләр оештырылды.
Бүлектә социаль хезмәт алучыларны яңа сюрпризлар көтә иде. Аларны бәйрәм белән котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре, Иҗтимагый совет әгъзалары килде. Алар учреждениегә кресло-коляска һәм ходункилар бүләк иттеләр.
Моннан тыш, «Ышаныч» үзәгендә яңа фотозоналар барлыкка килде, чыршы бизәделәр. Һәркемдә Яңа ел кәефе барлыкка килде.