Яшел Үзәннең хезмәт базары шәхси сакчылар белән тулыланды

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Шәхси сакчы» программасы буенча җиде эшсезне укытуны оештырды. Укыту чаралары «Үзәк» спорт-техник клубы» һөнәри белем бирү учреждениесенең уку сыйныфы базасында узды.

Барлык тыңлаучылар да укуларын уңышлы тәмамлады һәм таныклык алды.

2023 елда «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 907 укытуга гариза кабул ителде. Укуга 342 кеше кереште, шул исәптән 73 эшсез кеше һәм 297 төрле категория гражданнар. Алар барысы да укуларын уңышлы тәмамладылар һәм билгеләнгән үрнәктәге белем турында документлар алдылар.

Уку нәтиҗәләре буенча барлык эшсезләр һәм башка категория гражданнарының 93 % уңышлы эшкә урнашкан яки үзмәшгульлек ачкан.

Быел иң популяр укыту программалары арасында маркетплейс менеджеры, хезмәтне саклау буенча белгеч, кадрлар исәп-хисабы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International