Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Теләче үзәк район хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә китерү буенча билгеләнгән планны уңышлы үтәделәр.
Расланган план-график нигезендә медицина учреждениесенә 1 122 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелгән, шуларның 422 – диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре узу өчен.
Федераль проект ярдәмендә авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр диспансер күзәтүләрен, сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшеренүләр узу мөмкинлеге алдылар. Шулай ук ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме тагын да үтемлерәк булды.