Әлмәттә балигъ булмаганнар белән профилактик дәрес үткәрделәр

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

«Балачак иминлеге» акциясенең кышкы этабы кысаларында шушы көннәрдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән профилактик дәрес үткәрделәр.

Өйдә үз-үзеңне тотыш кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Төп игътибар тормыш иминлеген саклау мәсьәләләре буенча белемнәрне пропагандалауга юнәлтелде. Балалар белән төрле хәлләр турында фикер алыштылар, эш алгоритмын һәм кабул ителгән чараларны карадылар.

Чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты. Алар барысы да куркыныч ситуацияләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтләр телефоннары язылган буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International