ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Николай Ереминга 95 яшь тулды. Аны Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Светлана Гыйбадуллина, Ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Бурумова, интернат-йорт директоры Лилия Кузовкина котладылар.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрелде. Хезмәткәрләргә янгын вакытында эш итү, хәбәр итү тәртибе, янгынны сүндерү, эвакуация үткәрү турында искә төшерделәр.


22
декабрь, 2023 ел
җомга

Бүген ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында 2024 елда «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чара видео-конференц-элемтә форматында узды.

Быел Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Яшьләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы практикаларның бөтенроссия конкурсы үткәрелде.

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2024 елның гыйнварында ял көннәре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

21 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «АртЛина» иҗат студиясе вәкилләре чираттагы мастер-класс үткәрделәр.

21 декабрьдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалы гаиләләргә ярдәм итү темасына түгәрәк өстәл узды. Чара балалар спортына ярдәм итү чаралары, Татарстанның коммерциячел булмаган оешмалары тарафыннан ярдәм итүнең төрле ысуллары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәдәният учреждениеләре тәкъдим иткән хезмәтләр турында фикер алышу максатында оештырылды.

Әгәр эшмәкәр эшчәнлеген туктату турында карар кабул итсә, моны Р26001 формасы буенча тиешле гариза белән рәсмиләштерергә һәм карарны теркәү органына – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 18 нче районара инспекциясенә җибәрергә кирәк.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында эксперимент буларак социаль хезмәтләр алучылар белән эшкә кулинар мастер-класслар кертелде.

Шушы көннәрдә Чистайдагы яшьләр үзәгендә иң авыр диагнозларга карамастан мөмкинлекләре чиксез булган кешеләр катнашында концерт узды. Концертны Яшьләр үзәге ярдәме белән шәһәр инвалидлар җәмгыяте оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International