Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Яңа ел белән котлау открыткалары ала башлады. «Старость в радость» хәйрия фондының «Хат алышу буенча оныклар» акциясе кысаларында волонтерлар әби-бабайларга сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре белән хатлар юлладылар.
Мондый игътибар билгеләре социаль хезмәт алучылар өчен бик кыйммәтле. Хатлар, бәйрәм открыткаларын олы яшьтәге кешеләр зур түземсезлек белән көтә.
Тәрбияче Ксения Хваткова сүзләренчә, шатлык белән тернәкләндерү ярдәмендә интернат-йортта яшәүчеләрнең кәефе яхшыра, җавап итеп берничә яхшы сүз язарга теләк барлыкка килә.