Яр Чаллыдан волонтер Марат Фәрүкшин Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучының, инвалид Наилә Гарипованың Яңа ел хыялын тормышка ашырды.
Наилә Гарипова компьютер грамоталылыгына өйрәнә, шуңа күрә ноутбукка бик кызыга иде. Аның хыялын волонтер үтәде. Яңа ел алдыннан Марат Фәрүкшин өлкән кешегә ул ел буе хыялланган бүләк тапшырды.
Компьютер грамоталылыгын үзләштерү өлкән яшьтәге кешеләрнең күзаллауларын, аларның кызыксыну һәм аралашу чикләрен киңәйтә.