«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Поляр балкышы» кар десанты отряды һәм Буа ветеринария техникумы укучылары белән берлектә, ялгыз яшәүче пенсионерлар хуҗалыкларында кар чистарту буенча акция оештырды.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел бизәлеше инде кергән җирдән башлана. Анда кунакларны бизәлгән чыршы, гирляндалар, түшәмдәге шарлар, тәрәзәләрдә төсле иллюминация каршы ала.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Бүген Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә вакытлыча тору төркеме өчен мавыктыргыч Яңа ел иртәсе узды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты копилкасына тагын бер җиңү өстәлде.
ТР Югары суды судьялары – «Фемида» хоккей клубы уенчыларының хәйрия ярдәме белән Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәтләрен алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел котлаулары ачылды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Казан шәһәреннән волонтер студентлар – «Поляр балкышы» кар десанты отряды килде.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова «көмеш» яшьтәге волонтерлар һәм приют тәрбияләнүчеләренең кич утыруларын үткәрде.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында дәресләр дәвам итә. Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч социаль хезмәтләр алучылар белән практик чара үткәрде, аның барышында тегү төрләре белән таныштырды һәм тукыма белән эшләргә өйрәтте.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар заманча технологияләрне үзләштерә. Күпләр компьютер түгәрәгенә йөри, анда учреждение белгечләре җитәкчелегендә ноутбук һәм төрле җайланмалардан файдалану нигезләрен үзләштерәләр.