Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казанның IT-паркында булдылар. Экскурсия ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм аның командасы, шулай ук IT-парк генераль директоры Руслан Власов ярдәмендә оештырылды.
Һәрбер эшчәнлек өлкәсендә кеше компьютер технологияләрен актив куллана. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның күпчелеге башка балалар белән беррәттән гомуми белем бирү мәктәпләрендә компьютерда эшләргә өйрәнә яки түгәрәкләргә йөри алмый.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Азалия Яфясова 25 декабрьдә Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә катнашты.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» хатын-кызлар клубы очрашуы узды. Чараның темасы – «Хокукый әлифба – яңа өметләр».
«Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар мәдәниятенә багышланган чаралар узды.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яңа ел һәр йортка» дип аталган чара узды. Азнакай шәһәренең «Кеше» инициатив волонтерлар төркеме Яңа ел тамашасын оештырды.
Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында мәгълүмати эш алып барды.
18–20 декабрьдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге директоры һәм белгечләре «ПАВ кулланучылар белән социаль эш нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елда инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.
25 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында бәйрәм концерты узды. Чарада 75 кеше катнашты.