Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел бизәлеше инде кергән җирдән башлана. Анда кунакларны бизәлгән чыршы, гирляндалар, түшәмдәге шарлар, тәрәзәләрдә төсле иллюминация каршы ала.
Коридорларда, бүлмәләрдә хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр бизәгән чыршылар тора. Төп чыршы актлар залында урнаштырылган, анда Яңа ел чаралары һәм концертлары узачак.