ТР Югары суды судьялары – «Фемида» хоккей клубы уенчыларының хәйрия ярдәме белән Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәтләрен алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел котлаулары ачылды.
«Әкият» курчак театры артистлары балалар өчен анимацион тамаша оештырды. Балалар әкият тамашасында катнашып, Яңа ел атмосферасына чумдылар. Бәйрәмнең кульминациясе бүләкләр тапшыру булды.