Буа районы яшьләре ялгыз өлкәннәргә ярдәм итә

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Поляр балкышы» кар десанты отряды һәм Буа ветеринария техникумы укучылары белән берлектә, ялгыз яшәүче пенсионерлар хуҗалыкларында кар чистарту буенча акция оештырды.

Акциянең максатлары: яшь буында игелекле гамәлләр кылу омтылышын тәрбияләү, җәмгыятьтә теләктәшлек һәм өлкәннәргә карата хөрмәт хисләрен ныгыту.

Балалар, көрәкләр тотып, ишегалдында һәм йорт янында җыелган карны көрәделәр. Өлкәннәр яшьләргә күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Мондый чаралар буыннар арасындагы элемтәне ныгыту, өлкәннәрнең тормыш активлыгын саклау, яшьләрнең коммуникатив күнекмәләрен һәм командада эшләү осталыгын үстерү өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International