Буа интернат-йорты республика конкурсында җиңү яулады

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты копилкасына тагын бер җиңү өстәлде. 1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр Татарстанда республикада яшәүчеләрне татарча язылган мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында булган хаталарны табуга җәлеп итү, шулай ук республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) бизәгәндә, учреждение биналарын бизәгәндә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануны популярлаштыру буенча конкурс узды.

Конкурс йомгаклары буенча Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны), Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан учреждениеләрне һәм оешмаларны Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементлары белән иң креатив бизәү» номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International