Казан эшмәкәре хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Казанның шәхси эшмәкәре Р. Ш. Мөбарәкшин хезмәт хакы буенча бурычларын түләде. Эш бирүче бер хезмәткәр алдындагы 154 мең сумлык бурычын каплады.

Шулай ук Түбән Кама районында «Металлстальконструкции» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычын өлешчә каплады. Оешма 4 хезмәткәргә 409,9 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International