Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында дәресләр дәвам итә. Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч социаль хезмәтләр алучылар белән практик чара үткәрде, аның барышында тегү төрләре белән таныштырды һәм тукыма белән эшләргә өйрәтте.
Дәрес башында электр белән идарә ителә торган тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар тегү өчен тиешле тукыманы сайларга өйрәнделәр, берничә төрле тегү адымы ясарга өйрәнделәр. Алынган белемнәрне практикада ныгыттылар.
Чарада өч кеше катнашты.