ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Яңа ел могҗизалары» дигән чара оештырдылар. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Яңа ел каникуллары алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен бәйрәм концерт программалары оештырылды.

1 сентябрьдән 18 декабрьгә кадәр Мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, спорт һәм мәдәният оешмаларының «ВКонтакте» социаль челтәре төркемнәре (берләшмәләре) арасында 2023 елда иң яхшы төркем (берләшмә) бөтенроссия интерактив конкурсы узды. Конкурсны оештыручы – «ПРОФЛИДЕР» мәгариф үзәге.

Билгеле булганча, янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк, шуңа күрә янгынны кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары турында күзаллаулар формалаштыру бәла-казаны кисәтүнең мөһим шарты булып тора.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Яңа ел алдыннан сәламәтлекләре аркасында бәйрәмнәргә йөри алмаган балаларны игътибарсыз калдырмыйлар.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эше кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Виктория Гобәйдуллина чираттагы дәрес үткәрде.

27 декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инвалид балаларга, социаль хезмәтләр алучыларга, күңелле Яңа ел тамашасын бүләк иттеләр.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә ай саен хезмәт алучылар өчен финанс грамоталылыгы буенча дәресләр уза. Менталь тайпылышлары булган инвалидларның финанс грамоталылыгының актуальлеге аларның динамик рәвештә үзгәрүче социаль-икътисади яшәү шартларына яраклашу кирәклеге белән бәйле.

Буа драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион Яңа ел чарасы узды. Залда җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. 

Кичә Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, көндезге тору бүлегендә, социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа елга багышланган чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International