27 декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инвалид балаларга, социаль хезмәтләр алучыларга, күңелле Яңа ел тамашасын бүләк иттеләр.
Балалар әкият атмосферасына чума алдылар һәм тылсымлы геройларга бәйрәмне кире кайтарырга ярдәм иттеләр. Барысы бергә уйнадылар, Яңа ел җырларын җырладылар.
Яр Чаллы шәһәреннән «КАМАЗ» Тышкы сәүдә компаниясе» АҖ коллективы 33 баланың хыялын тормышка ашырды. Һәр бала күптән көтелгән бүләк алды.
Кайбер балаларны әкият геройлары өйгә барып котладылар.