«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә ай саен хезмәт алучылар өчен финанс грамоталылыгы буенча дәресләр уза. Менталь тайпылышлары булган инвалидларның финанс грамоталылыгының актуальлеге аларның динамик рәвештә үзгәрүче социаль-икътисади яшәү шартларына яраклашу кирәклеге белән бәйле.
Быел дәресләрдә катнашучылар акча белән ничек идарә итәргә, ничек экономияле булырга, акыллы чыгымнарның сере нәрсәдә һ. б. белделәр. Социаль хезмәтләр алучылар викториналарда актив катнаштылар һәм дөрес җаваплар өчен «акча» эшләделәр. Соңгы дәрестә алар, аукционда катнашып, үзләренең капиталын призларга алыштыра алдылар.
Финанс грамоталылыгы дәресләре төп финанс төшенчәләрен аңларга булыша, бу бүлекчә карамагындагыларның икътисади иминлегенә ярдәм итә.