Билгеле булганча, янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк, шуңа күрә янгынны кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары турында күзаллаулар формалаштыру бәла-казаны кисәтүнең мөһим шарты булып тора. Шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч тематик дәрес һәм «Янгын эрудиты» викторинасы үткәрде.
Балигъ булмаган балалар белән ут белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләштеләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар.