Буа драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион Яңа ел чарасы узды. Залда җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Ул барысын да Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, сәламәтлек, бәхет һәм игелек теләде.
Аннары чара театр артистлары әзерләгән «Бәхет эзләп» интерактив тамашасы белән дәвам итте. Спектакльдән соң һәр бала Кыш Бабайга шигырь сөйли һәм татлы бүләк ала алды.