Лениногорск районы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм чарасы булып узды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Яңа ел могҗизалары» дигән чара оештырдылар. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Чара кысаларында Альбина Кәримова һәм Мария Исаева Кыш Бабай һәм Кар Кызы костюмнарында балаларны Яңа ел белән котладылар. Балалар бик гаҗәпләнделәр. Алар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, аннан соң аларга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International