1 сентябрьдән 18 декабрьгә кадәр Мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, спорт һәм мәдәният оешмаларының «ВКонтакте» социаль челтәре төркемнәре (берләшмәләре) арасында 2023 елда иң яхшы төркем (берләшмә) бөтенроссия интерактив конкурсы узды. Конкурсны оештыручы – «ПРОФЛИДЕР» мәгариф үзәге.
Конкурс кысаларында шулай ук «Социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтлар алып бару теориясе һәм практикасы» темасына дистанцион укыту үткәрелде.
Ярышта Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә катнашты. «Россия тернәкләндерү үзәгенең иң яхшы «ВКонтакте» төркеме (берләшмәсе) – 2023» номинациясендә учреждение икенче урынны яулады.
«Социаль челтәрдәге аккаунт – хезмәткәрләр һәм хезмәт алучылар арасындагы араны кыскартуның универсаль ысулы. Минем бурычым – тәрбияләнүчеләргә һәм аларның законлы вәкилләренә безнең эшчәнлек турында тулы һәм дөрес мәгълүмат җиткерү, аны аңлаешлы һәм үтемле формада бирү», – дип уртаклашты социаль адаптация бүлеге мөдире Миләүшә Гатина.