Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Яңа ел алдыннан сәламәтлекләре аркасында бәйрәмнәргә йөри алмаган балаларны игътибарсыз калдырмыйлар.
Быел балаларны өйгә барып котладылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы 2024 ел символы белән татлы бүләкләр тапшырдылар. Аларны «КАМАЗ» ГАҖ хәйрия ярдәме итеп бирде.
Балалар шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр, ә педагоглар балаларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә тырыштылар. Бу гаҗәеп мизгелләр өчен ата-аналар һәм балалар бик рәхмәтле иде.