Бер ел эчендә Лениногорск районында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә 67 дәрес үткәрелгән

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эше кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Виктория Гобәйдуллина чираттагы дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – өлкән яшьтәге гражданның (инвалидның) яшәү урынын оештыруның төп моментларына, яшәү урынында тормыш сыйфатын яхшырта алырлык тернәкләндерү һәм карау чараларын куллануга өйрәтү.

Дәрес кысаларында өлкән яшьтәге кешене караучы туганнары һәм социаль хезмәткәрләр бүлмә киңлеген оештыру системасы белән таныштылар.

Искәртеп узабыз, 2023 елда 67 дәрес үткәрелгән. 15 социаль хезмәткәр һәм 61 социаль хезмәт алучыларның туганнары уку узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International