ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

22 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог яшүсмерләр белән «Саклану әлифбасы» дигән тренинг үткәрде. Чараның максаты – ВИЧ / СПИД йоктыру ысуллары һәм чирне профилактикалау чаралары турында белемнәрне ныгыту.


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 14–18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Чара Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белән берлектә оештырылды.

Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен почта бүлекчәсенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды.

Тукай исемендәге ҖЧҖ 78 хезмәткәр алдындагы 969 мең сумлык бурычын түләде.

Янгын куркынычсызлыгы культурасын күтәрү максатыннан Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе вәкиле Гөлизә Хәсәнова булды. Ул профилактик әңгәмә үткәрде.

Бүләк Россия Кызыл Хачының төбәк бүлеген үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен тапшырылды. Татьяна Гыйбадуллина социаль хезмәткәрләрне һәм гражданнарны беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтә.

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Виктория Гобәйдуллина «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында дәрес үткәрде. 

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Адымнан адымга» тернәкләндерү дәресләре программасы уңышлы тормышка ашырыла. Технология – җитди авырулардан соң гражданнарны торгызуга һәм югалтылган көнкүреш, акыл һәм физик күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр циклы.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен балчык белән эшләү кебек технология актив кулланыла. Ул сәламәтләндерә, уңай ассоциацияләр тудыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International