«Опека» үзәге белгече Россия Кызыл Хачының рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Гыйбадуллина «Россия Кызыл Хачы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең рәхмәт хатын алды. Бүләк Россия Кызыл Хачының төбәк бүлеген үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен тапшырылды. Татьяна Гыйбадуллина социаль хезмәткәрләрне һәм гражданнарны беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International