Әлмәттә балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе турында сөйләштеләр

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 14–18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Чара Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белән берлектә оештырылды.

Кадрлар үзәге директоры Роберт Ганиев яшүсмерләрне булган вакансияләр белән таныштырды, профильле белгечлекләр буенча уку, яңадан укыту мөмкинлеге турында сөйләде.

Чарада катнашучыларның барысы да һөнәри юнәлеш тестын узу өчен «Россия эше» кадрлар үзәгенә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International