«Яңарыш» үзәгендә «Саклану әлифбасы» тренингы узды

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

22 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог яшүсмерләр белән «Саклану әлифбасы» дигән тренинг үткәрде. Чараның максаты – ВИЧ / СПИД йоктыру ысуллары һәм чирне профилактикалау чаралары турында белемнәрне ныгыту.

Тренинг барышында катнашучылар эмоциональ-психологик якынаю, киеренкелекне һәм дулкынлануны бетерү буенча төрле күнегүләр башкардылар, авыруның асылы, аның таралу ысуллары һәм ВИЧтан саклану чаралары турында белемнәрен киңәйттеләр.

Яшүсмер балалар өчен тренинглар эмоциональ халәтләрне көйләүгә, актив тормыш позициясе тәрбияләүгә һәм ВИЧ-инфекциялеләргә карата толерантлыкка ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International